ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Алдагы көннәрдә Татарстанда бераз кар көтелә, юлларда бозлавык саклана

0

Алдагы көннәрдә республикада бераз, урыны белән уртача кар көтелә. Юлларда бозлавык саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

13 гыйнварда һава торышы болытлы була. Төнлә һава аяза. Шулай ук төнлә урыны белән бераз кар ява. Көндез бераз, урыны белән уртача кар һәм җепшек кар көтелә. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнчыгыштан, ә аннары көньяк-көнбатыштан исә.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -6..-11 градус, ә аязганда -14 градуска кадәр була. Максималь һава температурасы исә көндез 0..-5 градус тәшкил итә. Юлларда көчле бозлавык була.

14 гыйнварда һава торышы болытлы булыр, дип көтелә. Бераз, урыны белән уртача кар ява. Кайбер районнарда җиңелчә буран фаразлана. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исә. Урыны белән аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Минималь һава температурасы төнлә -3..-8 градус тәшкил итә. Максималь температура көндез -1..-6 градус була. Юлларда бозлавык көтелә.

15 гыйнварда шулай ук болытлы һава торышы фаразлана. Бераз, урыны белән уртача кар көтелә. Кайбер районнарда җиңелчә буран булу ихтимал. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исә. Урыны белән җил тизлеге секудына 13 метрга кадәр җитә.

Минималь һава температурасы төнлә -4..-9 градус, ә максималь һава температурасы көндез -1..-6 градус булыр, дип фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.