ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә 200 миллион сумга акыллы мәче саталар

0

Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын-кыз үзе һәм хуҗасы артыннан су агызып җибәрә белә торган акыллы мәче сата. Белдерүдән күренгәнчә, мондый йорт хайваны өчен 200 миллион сум сорыйлар, дип яза «Татар-информ».

«Хуҗасы артыннан унитазда су агызып җибәрергә өйрәнгән дөньядагы беренче мәче. Шулай ук үзе дә унитазга йөрергә өйрәнгән, махсус савыт һәм тутыргычка акча тотарга, аның артыннан җыештырырга туры килмәячәк, ул моны да бик яхшы эшли белә!» - диелә тасвирламада.

Мәче хуҗасы сүзләренчә, мондый йорт хайваны инфаркт һәм инсульт куркынычын 20 процентка киметәчәк.

Әмма аны «болай гына» бирә алмыйлар. Акыллы мәче яңа хуҗалары янына киткәнче, йорт хайванын алырга теләүче кеше «әңгәмә һәм адекватлыкка тест узарга» тиеш.