Актаныштан махсус операциягә автомобиль, мотоцикл һәм квадрокоптерлар җибәрәләр
Бүген Актаныштан махсус хәрби операция зонасына шефлык ярдәме төялгән йөк машинасы җибәрелә. Алгы сызыктагы якташ егетләр сораганча, бу юлы азык-төлек продуктлары җыелмалары гына түгел, техника да – өч мотоцикл, «УАЗ» машинасы, җылыту пушкалары, генераторлар, квадрокоптерлар һәм рацияләр алып баралар.
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Без бергә!» дигән язу эленеп тора – ул фонд җыйган хәйрия акчалары турында искәртә. Биредә Яңа ел күчтәнәчләре — махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәре язылган тартмалар әзерләп куелган.
Штаб волонтерлары беренче кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек продуктлары һәм кием-салым җыя һәм төреп әзерли. Аларны шәхси затлар, эшмәкәрләр һәм оешмалар китерә. Активистлар Фирдания Нуруллина, Лилия Гикрамина, Гөлназ Гарифуллина һәм Руслан Ханов ярдәмне төрү һәм җыелган акчаларны санау белән шөгыльләнә. Руслан исә, моннан тыш, чираттагы ярдәм партиясен озата барачак.
Махсус хәрби операция зонасына уналтынчы гуманитар конвой җибәрелә. Мотоциклларның берсен Яңа Әлем авылыннан Хәлил Хуҗин бүләк иткән. Икенче мотоциклны «Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Миңнеханов һәм районның судьясы Хәмит Янгировның тырышлыгы белән сатып алганнар.
Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары шулай ук читтә калмаган. Алар тагын бер мотоцикл сатып алган.
«УАЗ» автомобилен «Без бергә» рәсми төркеме волонтерлары район халкы җыйган акчаларга сатып алган. Машинаны Илнур Локманов ремонтлаган. Иганәчеләр шулай ук техника өчен кирәкле запас частьләр һәм тәгәрмәчләр белән тәэмин иткән.
Солдатлар сораганча, рацияләр сатып алынган. Алар алгы сызыкта элемтәне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Ярдәмнең бу өлешен оештыру белән Лилия Гикрамина шөгыльләнә.
Волонтерлар алгы сызыктагы хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә тора, аларның шатлыкларын һәм борчуларын үзләренекедәй кабул итә. Бу юлы солдатларга киптерелгән ит җибәрергә планлаштыралар. «Бу аларга көч бирәчәк», — дип саный Фирдания.
Ит белән «Нур» хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Гапсәләмов тәэмин иткән, ә Пучы волонтеры Рулия Бәдертдинова аны каклау өчен алып кайткан. Хәрбиләр сораганча, шулай ук зур партия су әзерләнгән.
Волонтерлар җылы киемгә, җылылык саклый торган махсус киемгә, эчке киемгә һәм оекларга ихтыяҗ артуны билгеләп үтә. Соңгы вакытта мунчалар һәм башка корылмалар төзү өчен төзелеш материалларына ихтыяҗ арткан. Бу ярдәм хәрбиләргә 23 февраль алдыннан җибәреләчәк.
Актаныш волонтерлары Минзәләдәге коллегалары белән актив хезмәттәшлек итә. Ярма һәм яшелчәләрдән алар коры ашлар әзерли, үләннәрне кечкенә капчыкларга сала. Иске Кормаштан волонтеры Рәмзия Латыйпова яраларны дәвалау өчен мазьлар ясаган.
«Яшьлек» яшьләр үзәгенең ишекләре бер генә минутка да ябылып тормый: кемдер акча, кемдер ризык, кемдер яңа сатып алынган инструментлар алып килә.
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Актанышның «Без бергә» төркеме волонтерлары махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен беренче концерт куйды.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
- 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр арттырылуга бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.