ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Мәскәүдә «Царицыно» музей-тыюлыгы «Татар әкиятләре» интерактив программасына чакыра

0

Мәскәүдә «Царицыно» музей-тыюлыгы «Татар әкиятләре» дип исемләнгән интерактив программага чакыра. Тамашаны 11 декабрьдән 30 мартка кадәр расписание буенча карап булачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Татар әкиятләре» интерактив программасы «Шәһәр һәм кәсеп. Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате» күргәзмәсе буйлап үткәрелә.

Интерактив экскурсиядә катнашу өчен 5-7 яшьтәге балалар һәм аларның әти-әниләре чакырыла. Биредә алар Идел буе татарларының кәсепләре, көнкүреше, традицион костюмы һәм әкиятләр фольклоры турында белә алачак, диелә хәбәрдә.

«Алып баручының хикәясе сүзле уеннар һәм кызыклы биремнәр белән тулыландырылган булачак. Алга таба катнашучыларга халык әкиятләре мотивлары буенча курчак тамашасы күрсәтелә. Аннары исә алар традицион күн мозаика бизәкләрен төшереп брелок ясау буенча мастер-класста катнашачак һәм кул эшләрен очрашу турында истәлеккә үзләре белән алып кайтып китәчәк», ди оештыручылар.

Тулырак мәгълүмат белән «Царицыно» музей-тыюлыгы сайтында танышырга мөмкин.