ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Актаныштан махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм белән автомобиль һәм мотоцикл җибәрелә

0

Бүген Актаныштан махсус хәрби операция зонасына уналтынчы гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы юлга кузгала. Яу кырындагы егетләр соравы буенча бу гуманитар йөк белән автомобиль һәм мотоцикллар да алып баралар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Фойеда «Без бергә!» фонды тарафыннан җыелган хәйри акчасына махсус хәрби операциядәге Актаныш районы егетләренең дип исемләнгән Яңа ел күчтәнәч-тартмалары тезелгән. Фонд штабы бүлмәсе исә үзе бер складны хәтерләтә. Ут эчендәге солдатларга дип аерым кешеләр, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, оешмалар көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, кием-салым алып килгән.

Кайчан карама волонтерлар Фирдания Нуруллина, Лилия Гыйкрамина, Гөлназ Гарифуллина, Руслан Ханов гуманитар ярдәмнәрне тартмаларга тутыру, яхшылап урнаштыру, барлау, санау эшләре белән мәшгуль. Руслан әле алыштыргысыз гуманитар ярдәмне озатучы да, бу юлы да ул чираттагы хәерле сәфәргә әзерләнә.

«Бу юлы гуманитар ярдәмнең күпчелек өлешен транспорт һәм техник чаралар алып тора. 3 мотоцикл, 1 УАЗ машинасы, җылыту пушкалары, генераторлар, рацияләр барысы хәрбиләргә ярдәм, туган як җылысы, җиңүгә көч һәм куәт өстәсен», – диелгән хәбәрдә.

1 мотоциклны Яңа Әлем авылыннан Хәлил Хуҗин бүләк итте, икенчесен «Таң» хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов белән район хөкемдары Хәмит Янгиров бергәләп сатып алып бирделәр. Чечня сугышы ветераннары һәрвакыт ярдәм итеп тора, бу юлы алар егетләргә шулай ук мотоцикл җибәрәләр.

«Хөрмәтле райондашлар! «Без бергә» волонтерлары вакыты булган ир-егетләрне 12 гыйнварда 8.00-9.00 сәгатьләрдә шушы бар халык белән әзерләгән гуманитар ярдәм тартмаларын йөк машинасына төяшергә чакыра», – дип белдерелә хәбәрдә.