ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Арчада Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды

0

Бүген Арчада Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге һәм Габденнасыйр Курсави мәчете янында чишмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республика һәм районнардан килгән дин әһелләре, район халкы катнашты.

Кунакларны Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин сәламләде.

«Габденнасыйр Курсави мәчете янындагы чишмәне, Коръәни Кәрим өйрәнү үзәген ачу районыбыз тарихына истәлекле, күркәм вакыйга буларак язылыр. Бу изге эшләрдә ярдәм күрсәткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Башкарган эшләрегезнең әҗер-савабын күрергә язсын», - диде ул.

Бүгенге көндә Арча мөхтәсибәте Татарстан Республикасында иң зур мөхтәсибәт булып тора. Мөхтәсибәттә 94 мәчет эшли, аларның 89ы Арча районы авылларында урнашкан. Бүгенге көндә мөхтәсибәттә 89 имам һәм 150 укытучы Ислам нигезләрен укыта. Районда укучыларның гомуми саны 1600 кеше, шуларның 400е балалар. Өч ел элек үз эшчәнлеген башлаган Г.Тукай исемендәге рухи-мәгьрифәт үзәгендә бүгенге көндә 150 шәкерт белем ала, аларны 17 укытучы укыта. Үзәктә аерым Коръәни Кәрим ятлау бүлеге эшләп килә. Көн саен, барлыгы 15 бала Коръәни Кәрим ятлый.

Арча Үзәк мәчете каршындагы Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә төзелеш эшләре 2023 елның 11 июлендә башлана. Район халкы, җитәкчеләр, мөселманнарның күмәк ярдәме белән үзәк бер ел ярым эчендә сафка баса.

«Районыбыз эзле, бай тарихлы, тырыш халкы белән дан тота. Бөтен халык бер булып эшләгәндә генә югары күрсәткечләргә ирешеп була. Әлеге үзәкнең киләчәге якты булсын, аннан кеше өзелмәсен, биредә белем алучылар Коръән һәм дин нигезләренә төшенсен. Районда 94 мәчет эшли, тагын өч мәчет салырга планлаштырабыз», - диде Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев.

Илшат Нуриев район мөхтәсибәтенең гуманитар ярдәм күрсәтүдә дә актив эшчәнлек алып баруы хакында әйтте.

«Илдә нинди вазгыять баруы барыбызга да яхшы таныш. Быел Ватанны саклаучылар елы игълан ителде. Мөхтәсибәт ярдәме белән фронтка машина, мотоцикл җибәрелде. Бу изге эш алга таба да дәвам итәчәк. Сугыш афәтләре тизрәк бетеп, ир-егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар», - диде ул.

Чарада Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «30 еллык» медале белән Салават Нуриев, Рафаэл Муллагалиев бүләкләнде. Төзелеш эшләрендә ярдәм күрсәтүчеләргә Арча мөхтәсибәтенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Кунаклар Габденнасыйр Курсави мәчете янындагы чишмә ачылышында да катнаштылар.

Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, теолог Габденнасыйр Курсави исемендәге мәчеткә 2009 елның 13 июнендә тантаналы төстә нигез ташы салына. Райондагы барлык мәчетләр арасында иң биек манаралы булган Аллаһ йорты 2013 елның май аенда үз ишекләрен ачып, иман нуры тарата башлый. Биредә, 2017 елдан алып имам-хатыйб вазыйфасын Равил хәзрәт Ибраһимов башкара.

«Мәчет янында чишмә булдыру теләген мәхәллә халкына житкергәч, ярдәм итәргә теләүчеләр күп булды. Күмәк эшнең нәтиҗәсе уңышлы, хәзер райондашларыбыз Коръән сүрәләрен тыңлап су алалар. Чишмәдән көненә 4 тонна су алына. Изге эштә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәт», - диде Равил хәзрәт Ибраһимов.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чишмә төзелешенә керткән өлеше өчен Равил хәзрәт Ибраһимовка Рәхмәт хаты тапшырды.

«Су файдасы турында хәдис һәм аятләр бик күп. Мөхәммәд (с.г.в.)нән: «Кешеләрнең иң яхшысы кем?» дип сорагач, ул: «Тирә-юньдәгеләргә файда китерүчеләр», - дип җавап биргән. Аллаһ каршында да ул яхшырак булып санала. Хәдисләрдән дәвамлы сәдака хакында беләбез. Ягъни, халык мәнфәгатенә булган күпер, юл, мәдрәсә, чишмәләр... Кеше файдасына дип төзелгән икән, кыямәткә кадәр аны төзүдә катнашкан кешеләргә савабы килеп торачак. Шуңа күрә, әлеге изге эштә катнашучы кешеләрдән Аллаһ разый булсын. Мондый чишмәләр башка районнарда да ачылсын», - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.