ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның Даими вәкиллеге хезмәткәрләре Санкт-Петербургта яралы хәрбиләр янында булды

0

Декабрь азагында Татарстанның Даими вәкиллеге, Санкт-Петербургның Калинин районы Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 146нчы урта мәктәбе хезмәткәрләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм эшмәкәрләр С.М.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә булды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр иткәнчә, делегация хәрбиләрне хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерде, аларга изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәмнәр уңаеннан хәрбиләргә Санкт-Петербургның Калинин районы 146нчы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән, «Ак Барс» банкыннан, «Фабрика домашних солений» предприятиесеннән бүләкләр тапшырылды.

С.М.Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе – алдынгы технологияләр, югары дәрәҗәдәге белгечләр тупланган иң яхшы хәрби медицина мәктәпләренең берсе. Бу госпитальгә иң каты яралыларны – операция ясарга, табибларның җитди ярдәменә мохтаҗларны китерәләр.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге С.М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә һәм Санкт-Петербургның хәрби госпитальләрендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә, шулай ук аларның гаиләләре һәм республикадагы туганнары белән элемтәдә тора.