Штурмчылар Казанның Козин исемендәге гимназиясенә гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
«Восток» разведка-штурм бригадасы хәрбиләре Казанның Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7нче гимназиясенә ярдәмнәре һәм булачак Җиңүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
Коллектив һәм укучыларның ата-аналары квадракоптер өчен акча җыю буенча хәйрия акциясендә катнашты. Гомуми көч белән DJI Mavic 3 Fly More Combo сатып алынган һәм штурмовикларга җибәрелгән.
«Акция ирекле нигездә узды, без җитмәгән сумманы җыя һәм хәрбиләргә ярдәм итә алдык. Бүген гимназиягә махсус хәрби операциядә катнашучылардан директор исеменә Рәхмәт хаты килде», - дип сөйләде «Татар-информ»га директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Аракчеева.
Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, гимназистлар волонтерлык хәрәкәтендә актив катнаша - маскировкалау челтәрләре үрәләр, блиндаж шәмнәр өчен банкалар җыялар, хатлар язалар һәм открыткалар ясыйлар, шуның белән алгы сызыктагы солдатларның хәрби рухын күтәрәләр.
Штурмчылар коллективка һәм мәктәп балаларына җылы сүзләр юллаган һәм Рәхмәт хаты җибәргәннәр.
«Безгә ярдәмегез, безне онытмавыгыз, безгә монда мөһим булган әйберләрегез өчен рәхмәт сезгә», - дип язган хәрбиләрнең берсе.
«7нче гимназия директоры Татьяна Кнышка һәм барлык катнашы булганнарга ярдәм һәм булачак Җиңүгә керткән өлеше өчен зур рәхмәт», — дип язган икенче хәрби.
«Безнең хәрбиләргә ярдәм итү эше дәвам ителәчәк», - дип ышандырды мәгариф учреждениесе директоры урынбасары Ольга Аракчеева.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
1 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Фотолар Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7нче гимназиядән.