ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ирада Әюпова: «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» мюзиклында гаилә кыйммәтләре күрсәтелде

0

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» дип исемләнгән музыкаль спектаклендә гаилә кыйммәтләренең күрсәтелүе турында әйтте. Музыкаль спектакльне кичә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә тәкъдим итте. Бу спектакль – 18 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы.

«Мин бу сәхнәдә басып торуыма бик шатмын. «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» музыкаль спектаклендә гаилә кыйммәтләре күрсәтелде. Минемчә, сез гореф-гадәтләребезнең нәрсә икәнлегенә җавап бирдегез. Ул җыр-бию генә түгел, ул – милләтебез, тормышыбызның нигезе. Безнең рухыбыз. Зур җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм», - диде Ирада Әюпова.

Аның әйтүенчә, ун ел элек Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән сөйләшү булган. «Ансамбль күпсанлы чараларда катнашып кына калмасын, сәхнәне дә тоеп, театраль продукт тәкъдим итәргә кирәк, дип сөйләшкән идек. Айрат Ринатович, шул вакытта Сез мине ишеттегез һәм шуның өчен дә рәхмәт! Барысы да килеп чыкты», - дип бәяләде министр.

«Күп ел элек без Казанның Яшь тамашачылар театры мәйданчыгында балалар инсценировкасы буенча конкурс оештырган идек. Алар үзләре, тормышлары турында хикәяләр язды. Шуны аңладым: тормыш артыннан куып, лидерлыкка омтылып балаларыбызны яратып бетермибез, якыннарыбызга карата ярату хисләре турында әйтергә өлгерә алмыйбыз икән», - диде ул.

«Бер-берегезне яратыгыз һәм бер-берегезне яратуыгыз турында вакытында әйтегез. Исәнлек-саулык телим. Яңа продуктлар, җиңүләр көтәбез», - диде Ирада Әюпова.

Соңыннан ул әлеге музыкаль спектакльдә Рамай ролен башкарган Фәнил Фәйзуллинга дәүләт бүләген тапшырды. «Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе вокалчы-артисты, солисты Фәнил Фәйзуллинга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә», - диде алып баручы.