ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә яшерен мәшгульлек белән шөгыльләнүче эш бирүчеләр махсус реестрга кертеләчәк

0

Россиядә яшерен мәшгульлек белән шөгыльләнүче эш бирүчеләрне махсус реестрга кертәчәкләр. РФ Хөкүмәте аның кагыйдәләрен раслады.

ТР Хезмәт инспекциясе хәбәр иткәнчә, реестрда хезмәт мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр белән алыштыру яки хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләре (РФ Хөкүмәтенең 2024 елның 27 декабрендәге 1927нче карары) рәсмиләштерүдән баш тарту фактлары ачыкланган компанияләр һәм шәхси эшкуарлар турында белешмәләр чагылыш табачак.

Реестрны алып бару өчен Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте җаваплы. Ул реестрга административ хокук бозулар турындагы карарлар нигезендә эш бирүчеләр турында мәгълүмат кертәчәк. Реестрда компаниянең атамасы яки шәхси эшкуарның исем-фамилиясе һәм әтисенең исеме; ИНН; реестрга кертү датасы һәм моның өчен нигез (административ хокук бозу турындагы эш буенча карар номеры һәм датасы) кебек белешмәләр барлыкка киләчәк.

«Барлык мәгълүматлар да гражданнар өчен ачык булачак – бу эшкә урнашканда компаниянең намуслылыгын алдан ук бәяләргә мөмкинлек бирә», - диелә хәбәрдә.

Реестр 2025 елның 1 гыйнварыннан формалаштырыла, анда аларга карата карарлар күрсәтелгән датадан соң үз көченә кергән эш бирүчеләр турында гына мәгълүмат урын алачак. Реестрда булу вакыты – соңгы хилафлык ачыкланганнан соң бер ел. Шуннан соң язма автомат рәвештә реестрдан алына. Шул ук вакытта, элегрәк законлы көченә кергән административ хокук бозу турындагы эш буенча карар гамәлдән чыгарылган очракта реестрдан вакытыннан алда чыгару мөмкинлеге дә каралган.