ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

2025 елда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру өчен гаризалар бирү 1 февральдә тәмамлана

0

2025 елда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру өчен гаризалар бирү 1 февральдә тәмамлана, дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Рособрнадзор).

Ведомствода искәртүләренчә, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары аларны – үз мәктәбендә, укуны экстерн белән тәмамлаучылар – дәүләт аккредитациясе булган теләсә кайсы мәктәптә, ә мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар кабул итү пунктларында тапшыра ала. Аларның адреслары төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында күрсәтелгән.

«Мәктәп укучысына гариза тапшыру өчен паспорт кына кирәк. Әгәр XI сыйныф укучысы үзе килә алмаса, документларны ата-аналарның һәм ышанычлы затның тутырырга хакы бар», - диелә хәбәрдә.

Мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар өчен исемлек (паспорт, моннан алдагы белем турында документның төп нөсхәсе яки расланган күчермәсе, СНИЛС, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык) киңрәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 2025 елда БДИны үткәрү даталары, шулай ук имтиханнарны тапшыру өчен минималь баллар хакында хәбәр иткән иде.