ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Яшел Үзән районы хакимияте хатын-кызга этләр һөҗүм итүгә бәйле хәлне шәрехләде

0

Яшел Үзән районы хакимиятендә Васильево бистәсенең «Новый мир» микрорайонында хатын-кызга этләр һөҗүм итүгә бәйле хәлгә аңлатма бирделәр.

75 яшьлек пенсионер сүзләренчә, кибет янында аңа искәрмәстән берничә эт ташланган. Хатын-кыз күлләвеккә егылган һәм электрошокер ярдәмендә сакланырга тырышкан, шуннан соң аңа шул тирәдән үтеп баручы кешеләр ярдәм иткән.

Хакимият хезмәткәрләре әлеге урынга килгән һәм бу хәлнең беренче тапкыр гына кабатланмавын ачыклаган.

«Бу урында күренүче этләр шул ук бер капкадан чыга дип фаразларга була», - дип искәрттеләр хакимиятнең матбугат хезмәтендә.

Хакимият вәкилләре хайваннарның хуҗасы белән дә аралашты. Хатын-кыз аның участогында бер зур эт һәм сигез көчек булуын әйтте. Шул ук вакытта, аларның кайберләре, әниләрен һәм ике көчекне дә кертеп, ишегалдыннан чыгып качарга мөмкин икәнен дә таныды.

Күршедәге йортларда яшәүчеләр дә шик-шөбһәләре белән уртаклашты һәм этләрнең сугышчан нәселгә каравын, еш кына курку хисе тудыруын искәртте. Шуңа да карамастан, хатын-кыз дүр аяклы дусларының «моны эшли алмавын» әйтте.

Хәзерге вакытта «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр тарафыннан сукбай этләрне аулау өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.