ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Гидрометеоүзәк Татарстанда гыйнвар аенда җепшек көннәр һәм яңгырларның сәбәбен аңлатты

0

Бүген Татарстанда көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +2 градуска кадәр күтәрелде. Әмма норма буенча бу вакытта уртача тәүлеклек температура -10 градус тәшкил итәргә тиеш. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына ни өчен гыйнварда температураның плюс билгесенә кадәр күтәрелүен һәм карлы яңгыр явуын аңлатты.

«Моның сәбәбе – Төньяк Атлантика йогынтысында. Циклоннар Европа, шул исәптән Россиянең Европа территориясе аша бер-бер артлы көнбатыштан көнчыгышка күчә. Алар үзләре белән зур күләмдә дым һәм җылы алып килә», - дип хәбәр итте ул.

Россия Гидрометеоүзәге Татарстанда гыйнварның беренче декадасында температура нормадан 6 градуска югары булачак дип фаразлаган иде. Ул дөрес булып чыкты.

«Без көн саен температураның нормадан берничә градуска югары булуын күзәтәбез. Әйтик, 8 гыйнварда җылылык аномалиясе 10 градус тәшкил итте», - дип искәртте Гоголь.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 2025 ел башыннан берьюлы ике җылы температура рекордын теркәде.