ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Биектау районында авария урыныннан качып киткән машина йөртүче һәлакәтнең сәбәбен атады

0

Биектау районында авария (анда бер кешенең гомере өзелә) урыныннан качып киткән BMW автомобиленең йөртүчесе әлеге һәлакәткә карата үз версиясен җиткерде.

Юл-транспорт һәлакәте узган дүшәмбедә, 6 гыйнварда, М7 «Волга» трассасында Яшь Көч авылы янында килеп чыга. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, BMW автомобиленең йөртүчесе имин тизлекне сайламый һәм, каршы як полосага чыгып, «Лада» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, «Лада»ның 57 яшьлек йөртүчесе шунда ук һәлак була. Үз чиратында, BMW шоферы авария урыныннан качып китә.

Шул ук көнне юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының якынча мәгълүматларына караганда, кеше үлеменә китергән авариядә гаепләнүче, BMW автомобиленең 36 яшьлек йөртүчесе кичә полиция бүлегенә килә. Аның сүзләренчә, ул көчле шок хәлендә булган һәм шуңа күрә авария урыныннан качып киткән. Ведомство соңгы ике елда аңа 27 штраф килүен ачыклый. Аларның күбесе тизлекне арттыру белән бәйле.

Ир-ат шәхси юридик практика белән шөгыльләнүен әйтә, әмма үз эшчәнлеген рәсмиләштермәгән. Аның сүзләренчә, авария каршы як полосада түгел, ә юл уртасында килеп чыккан. Юл читендәге кар авариянең сәбәпчесе булган. Ир-ат шулай ук тизлекне арттырмавын раслый. BMW автомобилендәге пассажир зыян күрмәгән.

Җинаять эшен тикшерү республика прокуратурасы контролендә. Якын арада BMW автомобиленең йөртүчесен суд залына алып киләчәкләр һәм биредә аңа карата чик кую чарасы билгеләнәчәк. Ир-ат 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.