Татарстан Гидрометеоүзәге юллардагы катлаулы вазгыять хакында кисәтте
Алдагы декадада Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булыр дип көтелә. Моннан тыш, бу атна ахырына кадәр республика юлларында катлаулы вазгыять саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Бүген кичкә таба температура фонының акрынлап түбәнәюе көтелә, юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк», - дип кисәтте ул.
Шимбә, 11 гыйнварда, көндезге сәгатьләрдә республика янә циклонның җылы секторында кала. Бу көнне уңай һава торышы фаразлана, кар эри, ә якшәмбе кабат суыта.
«Алдагы көннәрдә юлларда шактый катлаулы вазгыять сакланачак», - дип өстәде Гоголь.