ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

2025 елда Россиядә яңа автомобиль сатып алу дүрттән бер өлешкә кимергә мөмкин

0

2025 елда Россиядә яңа автомобильләр сатып алу дүрттән бер өлешкә кимергә мөмкин. 2024 елда 1,6 миллион машина сатылган булса, яңа 2025 елда – якынча 1,2 миллион машина, дип фаразлана. Бу хакта «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе башкарма директоры Игорь Чикин сөйләде, дип яза «Республика Татарстан» газетасы.

«Дилерларның өчтән бер өлеше бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. 1,2 миллион автомобиль сатылу – бу бик аз. Хәзерге вакытта Россиядә автозаводларның гамәлдәге куәтләре елына 1,8 миллион машинага исәпләнгән <...>», — дип билгеләде эксперт.

Чикин сүзләренчә, бу Россиядә автомобильләр соңгы өч елда ике тапкырга кыйммәтләнүгә бәйле. Якындагы биш елда исә машиналарга бәяләр тагын ике тапкырга артачак.

«2025 ел автомобиль базары өчен катлаулы ел була, чөнки кешеләрнең акчасы юк, һәм алар аны беркаян да ала алмый», — диде Россия автомобиль хуҗалары федерациясенең Казан буенча җитәкчесе Дмитрий Золотов, бик югары кредит ставкаларын телгә алып.

Шул ук вакытта тотылган машиналар базарында да сатып алулар кимү күзәтелә, дип билгеләде Татарстанның «Твой автоэксперт» компаниясе җитәкчесе Павел Кузнецов.