ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Россия халыклары телләренең дәүләт реестрын булдырачаклар

0

Россиядә яшәүче халыклар телләренең дәүләт реестры булдырылачак, аларның статуслары системага салыначак һәм хәзерге вакытта гамәлдә булган закон урынына яңа «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы федераль закон проекты әзерләнәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йөкләмә бирде.

Йөкләмәләрне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм РФ Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Елена Ямпольская билгеләнде. Йөкләмәләр 2025 елның 1 маена кадәр үтәлергә тиеш.

«Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы закон 1991 елның октябрендә үк кабул ителгән. Аның нормалары «бүгенге көндә дә үзгәрешсез диярлек гамәлдә», дип сөйләде «Ведомости» газетасына «Пропозитум» адвокатлар бюросы идарәче партнеры Дмитрий Галанцев.

Элегрәк РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты Россия халыклары телләрен саклау программасын булдырды, дип хәбәр итте учреждение директоры Андрей Кибрик. Шулай ук институт үз эченә 155 «тере» телне алучы реестр булдырды.

Тикшеренүчеләр Россия халыклары телләрен өч төркемгә бүлгән: «тере», «йокыга киткән» һәм «юкка чыккан». Тере телләр аралашуда даими кулланыла. Йокыга киткән телләргә исә аны белүче кеше аерым сүзләрне генә хәтерли торган яки аларны олы яшьтә генә өлешчә өйрәнгән телләр керә. Юкка чыккан телләрдә бүгенге көндә берәү дә сөйләшми.

Галимнәр мәгълүматларына караганда, XX гасыр башыннан Россиядә 13 тел юкка чыккан — угор һәм экимос-алеут телләреннән өчәр тел, айну телләреннән ике тел, енисей, самодий, синит, тунгус-маньчжур һәм чукот-камчатка телләреннән берәр тел. Соңгы булып алеут теле юкка чыккан (телне белүче бердәнбер кеше 2021 елда үлгән).

Йокыга киткән дип ике тел санала: тунгус-маньчжур телләреннән булган ороч теле (бу телдә сөйләшүчеләр Хабаровск крае территориясендә яшәгән) һәм төрки телләрдән булган сойот теле (әлеге телдә Бурятия халкының бер өлеше сөйләшкән).

Яңа реестр булдырган чакта Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының эшләнмәләре исәпкә алынырмы-юкмы икәне билгесез, дип билгеләп үтә «Ведомости».