ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30
31

Патриарх Кирилл Казанның беренче вице-мэрын храм төзегән өчен бүләкләде

0

Казан башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин III дәрәҗә Изге кенәз Даниил Московский ордены белән бүләкләнде. Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл аны Россия дини тормышын торгызудагы казанышлары өчен бүләкләде, дип хәбәр иттеләр Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.

Орденны аңа Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Раштуа төнендә Казан Изге Ана иконасы соборындагы литургиядән соң тапшырды.

2024 елда Калинкин һәм аның ярдәмчеләре Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә Изге Ана иконасы хөрмәтенә «Шифа бирүче» храмын төзеде. Ул шулай ук православие җәмәгатьчелеге тормышында актив катнаша.