ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025

Тибеттә җир тетрәү сәбәпле 95 кеше һәлак булган

0

Кытай Халык Республикасының көньяк-көнбатышындагы Тибет автономияле районында көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 95 кеше һәлак булган.

ТАСС хәбәр иткәнчә, күп биналар җимерелгән. Җирле хакимият эзләү-коткару эшләрен оештырган.

Хәзерге вакытта яңадан җир тетрәү кабатлану куркынычы булу сәбәпле биредә яшәүче кешеләрне эвакуациялиләр.