ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанның Башкорт корылтае Мостай Кәримгә багышланган проект гамәлгә ашыра

0

Башкорт язучысы, шагыйрь, драматург, фронтовик Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулган елны төгәлләп һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, Татарстан Республикасы Башкорт корылтае һәм Казанның «Залесный» мәдәни үзәге белән хезмәттәшлектә әзерләнгән «Рус түгелмен, ләкин россиян мин: Мостай Кәрим мирасы» проекты Мәдәни инициативалар президент фонды бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Проект фронтовик язучы Мостай Кәримнең әдәби иҗатын таныту аша гражданлык, ватанпәрвәрлек формалаштыруга, мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән.

Проект Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга, проектта катнашучыларның милли берләшүенә, җитлеккән җаваплы шәхес формалаштыруга, ватанпәрвәрлек хисләре, тарихка хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Проектның уникальлеге шунда ки, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулган елда үткәреләчәк һәм патриотик әдәби-агарту чараларында, театраль куелышларда балалар һәм яшьләрне фронтовик язучы Мостай Кәримнең иҗади мирасы белән таныштырачак.