Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» дип аталган җигүле атлар парады оештырылды
Мөслимдә зур чара узды. Милли гореф-гадәтләребезне саклауга зур игътибар бирә торган – «Җиз кыңгырау моңнары» дип аталган җигүле атлар парады икенче мәртәбә зурлап оештырылды. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Лилия Шәймиева яза.
Бәйрәмне Алабуга шәһәреннән килгән тамада Рүзәл Борчак алып барды.