ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Россиядәге барлык самолетларны 2028 елга кадәр Wi-Fi белән җиһазландырырга планлаштыралар

0

2028 елга Россиядә бөтен самолетлар бортында Wi-Fi булырга мөмкин. Бу идеянең ничек гамәлгә ашырылачагы турында ТАССта хәбәр иттеләр.

Элегрәк билгеле булганча, самолет бортындагы пассажирлар интернет челтәренә түбән орбиталы спутниклар төркеме хисабына керә алачак дип планлаштырыла - аны формалаштыру белән «Бюро 1440» шөгыльләнә. Шулай ук эшкә «Космик элемтә» Россия Дәүләт спутник элемтә операторы да кушыла. Икенче предприятиенең генераль директоры Александр Волин шуның нәтиҗәсендә планны билгеләнгән вакыттанда иртәрәк гамәлгә ашырып булачагына ышана.

«Һәрвакыт берничә вариант булу яхшырак. Һәм без үз ягыбыздан бу бурычны иртәрәк тә хәл итеп караячакбыз», - диде басманың әңгәмәдәше.

Элегрәк Россиядә кайбер самолетларда интернетка чит ил сервислары аша керергә мөмкин иде, алар, димәк, чит ил спутниклары белән бәйле. Хәзерге вакытта Россиядә алар эшләми, бу базарның әлеге хезмәтләргә ихтыяҗын арттырды.

«Бюро 1440» мәгълүматлары буенча, түбән орбиталы спутниклар төркемен формалаштыру 2027 елда тәмамланырга мөмкин. Бу пассажирларны глобаль өслекле киң полосалы интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.