Дәүләт Советы депутаты Шәрәфиев Менделеевск районында яшәүче малайның хыялын чынга ашырды
ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Менделеевск районында яшәүче Евгенийның Яңа ел хыялын тормышка ашырды. Элегрәк парламентарий республика «Теләкләр чыршысы»ннан нәкъ менә аның хатын алды, дип хәбәр итте район башлыгы Радмир Беляев телеграм-каналында.
Шәрәфиев малайга уен ноутбугы, идарә итү пультындагы машина һәм татлы күчтәнәч бүләк итте.
«Женя – тыйнак, көчле һәм кызыксынучан егет, программалаштыру белән шөгыльләнергә тели. Евгенийга һәм Менделеевск районында яшәүче барлык балаларга уңышлар телим!» – диде Беляев постында.