ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

«СалаваTик»лар рэпер Шәкүр белән Яңа ел клибы яздырган

0

«СалаваTик»лар үзләренең нәни тамашачыларына җырлы бүләк әзерләде. Бүген интернетта аларның Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган, Васил Абдуллин көенә иҗат ителгән «Чыршы әйләнәсендә» җырының видеосы чыкты. Роликта Кыш бабай һәм Кар кызы ролен башкарган татар рэперы Шәкүр (Алмаз Корбанов) һәм аның кызы Айшә катнашты.

«СалаваTик» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина әйтүенчә, ел саен «СалаваTик»лар бәйрәмгә әкияти тамаша һәм җырлы күчтәнәч әзерли. Быел да «Әкият» балалар үзәгендә бик матур татарча матур тамаша узды. 600 дән артык бала әлегә бәйрәмне карады, 50 дән артык «СалаваТик» мәктәбенә йөрүче балалар сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясады.

«Шунысы куанычлы, татарча бәйрәмгә иҗтыяҗ елдан-ел арта, концертка дип әби-бабайлар, әти-әниләр дә гаиләләре белән бергә җыелып килә, рәхәтләнеп балаларга куышлып җырлап-биеп рухи ризык алып кайта», – ди Зилә Фәйзуллина.

Клипта катнашкан рэпер Шәкүр дә хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«СалаваTик»лар белән бергә видеода төшү минем өчен яңа тәҗрибә булды. Үземне балачакка кайткандай хис иттем. Әлеге проектның мөһим асылына кат-кат инанам. Бу безнең бүгенге буын балаларында татар телен саклап калуда зур ярдәм булып тора. Әлеге тәрбия бирү эшендә катнашып, үз өлешемне кертә алуыма мин шатмын. Кызым Айшә кечкенәдән «СалаваTik»лар белән үсте, бөтен хәрәкәтләрен бии белә, җырларын ярата. «Әкият» балалар үзәгендә узган концерттан да хисләнеп кайттык. Кызым белән әкият иленә килеп эләккәндәй булдык. Алга таба да татар телен саклауда башкарган эшләрегез бары тик уңыш кына китерсен», – ди Шәкүр тәхәллүсе белән билгеле артист Алмаз Корбанов.