ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Ирада Әюпова Татарстанда елның төп мәдәни вакыйгасын атады

0

БРИКС саммиты һәм аның белән бер үк вакытта барган мәдәни чаралар 2024 елда Татарстан тормышындагы төп вакыйгалар булды. Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн эфирында шулай дип белдерде.

«Республикада яшәүче күп кенә гражданнар кебек үк БРИКС минем өчен төп вакыйга булды. Мәдәният өлкәсендә әлеге тематикага багышланган күп проектлар гамәлгә ашырылды. Саммит илебез, халыкара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен төп вакыйга булды», - диде ул.

Әюпова Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларның шәһәрдә мәдәният өлкәсендә үткәрелә торган чараларга иң югары бәя бирүен билгеләп үтте.

«Бүгенге көндә мәдәният – ныклыгын югалтмаган күперләрнең берсе», - дип саный Татарстан мәдәният министры.

Әгәр пабликларны анализлап карасак, илебездән читтәге күп кенә кешеләрнең, дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләрнең Татарстандагы мәдәни вакыйгаларга карата кызыксыну белдерүен күрәбез.

«Без күпсанлы партнерлардан сораулар алабыз һәм мин элемтәләрнең югалмавына, мәдәният белән кызыксыну кимемәвенә шатмын», - дип искәртте Әюпова.