ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Роман Шәйхетдинов күп балалы Казан гаиләсендә тәрбияләнүче балаларның хыялын чынга ашырды

0

Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Казанның күп балалы Лубчуклар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларның хыялын чынга ашырды. ТР вице-премьеры аппаратында шулай дип белдерделәр.

Өя яшьлек Кирилл әле кечкенә булса да спорт белән кызыксына һәм ул снегокат бүләк итүләрен сорады. 11 яшьлек Кристина иҗат белән шөгыльләнә, сәнгать мәктәбендә укый, ул акыллы колонка турында хыялланган. Ә 13 яшьлек Карина цирк сәнгате белән мавыга һәм фестивальләрдә чыгыш ясый, ул тимераяк алырга теләгән.

«Әлеге акция, географиясен киңәйтеп һәм катнашучылар санын арттырып, үз эшен һәм балаларга ел саен могҗизаларга ышаныч бүләк итүен дәвам итәр дип өметләнәм», - дип искәртте Роман Шәйхетдинов бүләкләр тапшырганнан соң.

Шул ук вакытта, ТР вице-премьеры тагын бер баланың – Лисичанскидан 13 яшьлек Максимның да хыялын чынга ашырырга тиеш. Ул гаиләсе белән бергә Иннополиска барачак.

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе 2018 елдан бирле бөтен ил күләмендә уза. Ел саен дәүләт учреждениеләре, коммерция оешмалары вәкилләре, шәхси затлар өч яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларның теләкләрен үти. Быел акция 15 ноябрьдән 28 февральгә кадәр уза.