ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле торбачы Ильяс Невретдиновка Рәхмәт хаты тапшырды

0

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин музыкант-торбачылар Шамил һәм Ильяс Невретдиновлар, органчы Тимур Хәлиуллин белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәү консерваториясендә укучы яшь виртуоз Ильяс Невретдинов Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге чараларында актив катнаша. Октябрьдә ул «Звёезды EXEED 2024» Бөтенроссия музыкаль конкурсының «Бакыр тынлы уен кораллары» номинациясендә җиңде, ә моңа кадәр «Синяя птица» телевизион конкурсының финалына үтте һәм Мәскәү Хөкүмәте премиясе лауреаты булды.

Аның әтисе Шамил Невретдинов та торбачы, шулай ук бик күп талантлы музыкантлар тәрбияләгән педагог. Органчы Тимур Хәлиуллин бу сезоннан Мәскәү Халыкара музыка йорты артисты. Ул шулай ук Белгород (2011 елдан) һәм Курск (2020 елдан) филармонияләре солисты, «Ел органчысы» беренче бөтенроссия премиясе лауреаты, берничә фестивальнең инициаторы һәм оештыручысы. Органчы кече Невретдинов белән дә чыгыш ясый.

Музыкантлар Равил Әхмәтшинга алдагы иҗади планнары турында сөйләде, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге уздыра торган мәдәни чараларда катнашырга теләүләре һәм моңа әзер булуларына игътибар иттеләр.

Татарстан Республикасы вице-премьеры Ильяс Невретдиновка Рәхмәт хатын тапшырды һәм яшь музыкантның Тулы вәкаләтле вәкиллекнең мәдәни һәм социаль-хәйрия чараларында, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чараларда, күп еллар актив катнашуын билгеләп үтте.

«Бигрәк тә Бурденко госпиталендә декабрь концерт программасында катнашуыгыз өчен рәхмәт, сезнең музыкаль номерыгыз чарага килгән барлык кунакларның да күңелен нечкәртте, алар арасында безнең яралы хәрбиләребез дә бар иде», — дип өстәде Равил Әхмәтшин.