ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин: Тәрбиягә игътибар бирергә кирәк

0

Игътибар бирергә кирәк булган төп факторларның берсе – балаларга тәрбия бирү. Мондый фикерне «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин белдерде.

«Шәхсән минем фикер – тәрбиягә игътибар бирергә кирәк. Без барыбыз да урамда йөрибез, яшьләрдән сүгенү сүзләрен [ишетәбез]. Минемчә, бу безнең тәрбия бирү эшендәге җитешсезлекләр, бу юнәлештә эшләргә кирәк. Тәрбия бирү – ул приоритет. Әлбәттә, бәхәс бара: бала кайда тәрбия алырга тиеш – өйдәме, мәктәптәме? Мин өйдә дә, мәктәптә тә алырга тиеш, дип уйлыйм», – дип нәтиҗә ясады ул.

Дәүләт даими нигездә уку йортларын барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итә һәм бу эшне дәвам итәчәк. Шуңа күрә нәкъ менә әлеге мәсьәлә приоритет итеп куелды.

«Әлбәттә, йолдызлар, җиңүчеләр дә булачак. Әмма безгә шуны аңларга кирәк: безнең балаларның төп массасы – ул безнең киләчәк. Чөнки алар киләчәк һәм барлык өлкәләрдә эшләячәк. Шуңа күрә, әлбәттә, барысы да тәрбиядән килә», - дип йомгаклады Хәйруллин.