ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2024

Казахстанның Актау шәһәре янында пассажир очкычы һәлакәткә юлыккан

0

Казахстанның Актау шәһәре янында пассажир очкычы һәлакәткә очраган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Tengrinews порталына сылтама белән хәбәр итә.

«Якынча мәгълүматлар буенча, Бакудан Грозныйга юл тоткан Azerbaijan Airlines авиакомпаниясенең пассажир очкычы Актау шәһәре тирәсендә һәлакәткә юлыккан», - диелә хәбәрдә.

Казахстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, самолет фаҗигагә юлыккан урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шәхси составыннан 52 кеше һәм 11 берәмлек техника килгән. Коткару бүлекчәләре янгынны сүндерергә керешкән.

Казахстан сәламәтлек саклау министры Акмарал Альназарова искәрткәнчә, хәзерге вакытта алты кешенең исән калуы хакында билгеле.

Казахстан Транспорт министрлыгы һәлакәткә юлыккан Azal очкычында 62 пассажир һәм биш экипаж әгъзасы булуы хакында хәбәр итә.

Чечня аэропорты мәгълүматлары буенча, томан аркасында рейсны Махачкалага җибәргәннәр. Самолет Грозныйдан Бакуга даими рейслар ясаган. Очкыч җиргә төшкән урында янгын чыккан.

Sputnik Азәрбайҗан язуынча, самолет кошлар көтүенә бәрелү сәбәпле һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин.