Рөстәм Миңнеханов үзенең төп гаилә кыйммәтләре турында сөйләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән матбугат конференциясендә төп гаилә кыйммәтләрен атады. «Өлкәннәрне, үз халкыңны, гаиләңне һәм динне ихтирам итү», – дип җавап бирде ул Гаилә елына багышланган сорауга.
«Ата-ананы, өлкәннәрне, Ватанны, динне, мәдәниятне хөрмәт итү мөһим. Болар барысы да – гаилә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
- Россиядә 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы булып игълан ителде.