ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Иркутск Җәмигъ мәчетенә Согуд Гарәбстаныннан туристлар килде

0

Иркутск Җәмигъ мәчетендә Согуд Гарәбстаныннан килгән туристлар кунак булды. Иркутск өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Мингалиев һәм Мигрантлар хокукларын яклау һәм аларны социаль-мәдәни адаптацияләү үзәгенең (Росмигрант) төбәк вәкиле Рәхимә ханым чит ил кунаклары өчен мәчеттә экскурсия уздырды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит хәзрәт Мингалиев белән Рәхимә ханым туристларга мәчетнең төзелү тарихы, мөфтият структурасы һәм аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, шулай ук мәчет каршындагы Ислам нигезләре һәм Коръән уку курсларының уку процессы белән таныштырды.

Чит ил кунакларына «Хәләл туризм» проектын гамәлгә ашыру турында да сөйләделәр. Иркутск өлкәсендә мөселман туристлар өчен уңайлы шартлар тудырыла, хәләл туклану булдырыла, хәләл кибетләр эшли, мөселманнар өчен әһәмиятле истәлекле урыннар буйлап экскурсияләр үткәрелә. Шулай ук унакханәләр мөселман туристлар өчен уңайлы итеп җиһазландырыла, мөселман киемнәре һәм атрибутикасын сатып алу өчен махсус кибетләр ачыла, диелә хәбәрдә.