ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан халкына балаларны яклау мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

0

Чәршәмбе, 20 ноябрьдә, Татарстанда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу хакта ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бу мөһим чара ятим балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән», - диелә хәбәрдә.

Акция уздыру көнендә Татарстанның барлык районнарында бушлай юридик ярдәм күрсәтү пунктлары эшләячәк, дип билгеләп үтелә. Теләге булган һәркем балалар хокукларын гамәлгә ашыру һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен яклау турында кирәкле мәгълүмат ала алачак.

Моңарчы Татарстанда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде.