ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Марс Тукаев: Бардада икенче Татарстанны күреп кайткандай буласың

0

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында 21-23 ноябрьдә Татарстанда узачак Пермь краеның Барда районы көннәре турында сүз барды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев билгеләвенчә, Бардада икенче Татарстанны күреп кайткандай буласың.

«Чыннан да, Барда районының 100 еллыгы тарихта бер генә була торган вакыйга. Ләкин Татарстанда Барда көннәре узган гасырның 80нче еллар ахырыннан башлап бүгенге көнгә кадәр 4нче тапкыр үткәрелә. Ул һәрвакыт шундый зур дәрәҗәдә үтә иде. Менә соңгы икесе аның Габдулла Тукай исемендәге филармония залында узган истә. Бардада икенче Татарстанны күреп кайткандай буласың. Хәтта ки берсендә моннан кайткач социаль челтәрләремдә «Бардаларда бар да бар» дигән мәкалә дә язып чыккан идем. Хактан да шулай ул: Бардада мәдәният тә, мәгариф тә, матбугат та, телевидение дә бар. Бөтен җирдә татарлык чагылып, ярылып ята», – диде Марс Тукаев.

Төп чара 22 ноябрьдә Казанда В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак. Ул Барда районы җирлегенең 100 еллыгына багышланган. Район турында күргәзмә һәм концерт тамаша кылу мөмкинлеге була. Барда көннәрен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Барда районы хакимияте берлектә оештыра.

«Пермь краеның Барда районы белән Татарстан арасындагы дуслыкны тагын да ныгытырга зур мөмкинлек бирәчәк. Барда районы халкы исеменнән Пермь крае губернаторы Дмитрий Николаевич Махонинга, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессына «Татарстанда Барда районы көннәрен» үткәрүдә ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез», – ди Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов.

  • Барда районы Пермь краеның көньяк-көнбатышында урнашкан. Бу җирлектә яшәүчеләрнең күбесе – татар халкы. Тарихка күз салсак, Барда районының барлыкка килгән елы дип 1924 ел санала. Бу партиянең XII съезды (1923 ел) илнең яңа административ бүленүе турында карар кабул итүе белән бәйле.
  • Барда районы якташлары җәмгыяте җитәкчесе: Без Казанда шактый күп