ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Бөтендөнья Ислам сәнгате көне белән котлады

0

Россия мөселманнары Диния нәзарәте оешманың рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән дистәләгән еллар дәвамында Ислам мәдәниятен һәм сәнгатен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларга аерым игътибар бирә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр итәләр.

Диния нәзарәте мәдәният департаменты үз эшчәнлеген, беренче чиратта, мөселман өммәтенең төрле халыклары һәм мәдәниятләре саклап килгән күп гасырлык мирас призмасы аша мөмкин кадәр күбрәк кеше Исламның матурлыгы турында белә алсын өчен алып бара.

Ислам сәнгатенең матурлыгы – аның күпкырлылыгы, нәфислеге һәм сафлыгында, шулай ук рухи матурлыгы белән тышкы гүзәллеге берләшүдә.

Сезне Бөтендөнья Ислам сәнгате көне белән котлыйбыз һәм мөселман цивилизациясенең күпкырлы сәнгатенә тартылуыгызны телибез, диелә хәбәрдә.