Татарстанда кабат томан һәм көчле җил көтелә
Татарстанда кабат һава шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм иртән республикада урыны белән секундына 15-17 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исүче җил фаразлана (Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлек белән исүче җил көчле дип атала).
Моннан тыш, 19 ноябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәктә кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда, томан төшә.