ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Үзбәкстан вәкиле: Сабантуй - бездә өченче зур бәйрәм

0

Үзбәкстан Республикасының кейтеринг хезмәте күрсәтү предприятиеләре ассоциациясе рәисе Илсур Гайфуллин Сабан туеның Үзбәкстанда өченче зур бәйрәм булуын әйтте.

«Бүгенге көндә Үзбәкстанда 540 меңгә якын татар яши. Мәдәният үзәкләренең вәкилләре илнең 12 тәбәгендә һәм башкалада да тәкъдим ителгән. Безнең мәдәни тормышыбыз бик бай: Сабантуй иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул популярлык һәм хөрмәт ягыннан, Бәйсезлек көненнән һәм Нәүрүздән соң, өченче урында тора», - диде ул.

Ул Үзбәкстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек көчәюен дә билгеләде.

«Хәзерге вакытта Татарстан белән Үзбәкстан арасында мөнәсәбәтләр нык үзгәргән, бик күп бизнес-проектлар бар. Без, Үзбәкстан территориясендә яшәүче татарлар, әлбәттә, Татарстан һәм Үзбәкстан бизнесменнарының активлыгына бик шат. Безнең президентлар очрашып, бер-берсенә елмаеп торганда, мөгаен, барлык татарлар елмаялардыр», - ди Илсур Гайфуллин.

Ул Үзбәкстанда татарлар турында чыгарылган фильмның тизерын да тәкъдим итте. Сәгать ярымлык фильмның премьерасы Үзбәкстанда декабрь аенда көтелә.

Фильм 16 гасырдан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыт аралыгын ала һәм татар белән үзбәк халкы арасында мөнәсәбәтләр турында да сөйләячәк.