Санкт-Петербургта «Казан җөе» документаль фильмы тәкъдим ителә
20 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә Санкт-Петербургның Англетер кинотеатрында татар һөнәре турында «Казан җөе» документаль фильмы күрсәтелә. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә хәбәр ителә.
Документаль фильм сәнгатьнең аерым төре буларак күнгә төшерелгән татар бизәге турында бара.
Фильмны төшерү идеясе авторлар Арчага «Милли аяк киеме» фабрикасына һөнәрчелек производствосының торышы турында белергә килгәч туа. Кайчандыр фабрикада 1300гә якын оста эшләгән. Читекләр Россия һәм халыкара күргәзмәләрдә призлы урыннар яулый, ә 1980 елда Лейпциг ярминкәсендә диплом һәм алтын медальгә лаек була. Әмма 90 нчы елларда предприятиедә җитештерү күләме кимегән һәм банкротлык процедурасы үткәрелгән. Нәтиҗәдә фабрика 2006 елда ябыла. Кинематографистлар Казан җөе, читек һәм һөнәрчелек традицияләре турында фильм төшерергә була.
Фильмның документаль өлеше әлеге юнәлештә эшләүче осталарның, шулай ук Арча фабрикасының элеккеге эшчеләренең интервьюларыннан тора. Консультация өчен фильмга тарихчылар, әлеге һөнәр укытучылары, брендларга нигез салучылар җәлеп ителгән.