ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кукмараның Нырья авылында капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды

0

Кукмара районы Нырья авылында сөенечле күркәм вакыйга булды — капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Заман таләпләренә туры китерелгән объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында яңартылган. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Нырья җирлеге халкының шатлыгын район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Владимир Павлов һәм башкалар уртаклашты.

«Бүген авылда зур бәйрәм. Нырья җирлегендә тагын бер яңартылган бина барлыкка килде. Фельдшер-акушерлык пункты — иң кирәкле социаль объектларның берсе. Әлеге бина күп еллар халыкка хезмәт күрсәтер дип ышанам. Бирегә авырып түгел, ә киңәшләр алу өчен генә килергә язсын. Һәрберегезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге, яхшы кәеф телим», — диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.

Нырья авыл җирлегенә сигез авыл керә, халыкка ике фельдшер, бер ярдәмче хезмәт күрсәтә.

Кукмара районында барлыгы 56 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Шуларның 21е — модульле.