Татарстанда +5 градуска кадәр җылыта, җепшек кар көтелә
Дүшәмбе, 18 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразыннан билгеле булды.
Бүген җил көньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр, урыны белән 15-17 метр тизлектә фаразлана.
Дүшәмбе көндез җылы була: һава температурасы +1..+5 градус, әмма төнлә -1 градуска кадәр салкын булу сәбәпле, иртән юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.