ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Алексей Песошин: Эльвира Әхмәтова куелган бурычны үтәячәгенә ышанам

0

Казанда Эльвира Әхмәтованы ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы вазифасына рәсми рәвештә билгеләделәр. Ул 24 елдан артык медиатармакта эшләде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Рөстәм Нургали улы (Татарстан Рәисе Миңнеханов – Т-и иск.) катнашындагы тәкъдим итүдә дә, моңа кадәр әңгәмә кысаларында да мин Эльвира Фәнис кызының үз алдына куелган бурычны үтәячәгенә – мәдәни кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне саклау, гаилә институтын ныгыту эшен дәвам итәчәгенә ышандым һәм хәзер дә ышанам. ЗАГСта компетентлы башкаручылар һәм белгечләр эшләвенә өметләнәм. Мондый эш белән болай гына шөгыльләнү мөмкин түгел. Шуңа күрә бергәләп барысын да булдырырсыз дип ышанам», - диде Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә узган тантанада.

Эльвира Әхмәтова югары ышаныч күрсәткән өчен республика Рәисенә рәхмәт белдерде. «Бердәм команда булып эшләячәкбез һәм алга барачакбыз, республика җитәкчелеге куйган бурычларны нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырачакбыз», - диде ул.

Искәртеп узабыз, кичә Эльвира Әхмәтованы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы вазифасына билгеләү турында Татарстан Рәисенең 14 ноябрьдәге 868нче указы имзаланды.

Эльвира Әхмәтова 1978 елның 9 маенда Татарстанның Әгерҗе районында туган. Педагогик белеме бар. Төрле югары уку йортларында, шул исәптән «Цифрлы трансформация» буенча яңадан һөнәри әзерлек узган.

Әхмәтова Татарстанның медиатармагында эшләгән елларда теле һәм радиоредакция хәбәрчесеннән алып ведомство җитәкчесенең беренче урынбасарына кадәр юл үтә.

2004 елдан 2012 елга кадәр Әхмәтова «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, гаммәви мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2012 елның февраленнән октябренә кадәр «Татарстан китап нәшрияты»нда баш мөхәррир урынбасары була.

2013 елдан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр белән идарә итүче вазифасын башкара. 2015 елның декабреннән – агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары. Гомумән алганда, Эльвира Әхмәтова бу тармакта 24 ел эшли.

Әхмәтова Татарстанның Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе, шулай ук республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме составы әгъзасы булып тора. Зур халыкара чараларның матбугат үзәкләрен, шулай ук төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен җитәкләде. Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Кияүдә, кызы һәм улы бар.