Боливиягә БРИКСның партнер иле булырга чакыру тапшырганнар
Боливия БРИСКка партнер ил булып кушылырга чакыру алды. Аңа уңай реакция бирелгән. Бу хакта ТАСС Боливия Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе Селинда Сосага сылтама белән хәбәр итә.
Министр бу хакта Азәрбайҗанда Берләшкән милләтләр оешмасының климат үзгәрүгә багышланган (СОР-29) очрашу конференциясе вакытында белдерде.
«Без Россия Президенты Владимир Путинга Боливиянең БРИКСта катнашуын хуплавы өчен бик рәхмәтле», — дип белдерде Селинда Соса.
Аның сүзләренчә, чакыруны Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров тапшырган. «Без бу чакыруга уңай җавап бирдек», - диде ул.
Боливия министры белдергәнчә, БРИКС Боливия кебек илләргә күп яклы хезмәттәшлекне ныгытырга, аерым алганда Глобаль Көньяк илләре белән, аларга катгый шартларда бүлеп бирелгән һәм ярлылыкка китергән финанслауга бәйлелектән котылырга ярдәм итә ала.
«Шуңа күрә мин Кубаның, чыннан да империализмга каршы торган илнең, гаделсез икътисади блокада шартларында исән калган илнең БРИКСның партнер дәүләте буларак кабул ителүенә бик шатмын», — дип өстәде Селинда Соса.
Искәртик, 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча Боливия партнер-ил буларак тәкъдим ителгән иде.