ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов: Татарстан агломерацияләрдә төбәк икътисадының үсеш нокталарын күрә

0

Татарстан агломерацияләрне төбәк икътисадының үсеш нокталары сыйфатында бәяләүче Россиянең беренче төбәкләренең берсе булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ребус 2024. Агломерацияләр: Тәҗрибә. Мөмкинлек. Чакырулар» форумының пленар утырышында әйтте. Ул «Казан Экспо»да «РОСТКИ» форумы белән бер үк вакытта уза.

Без Россиядә беренчеләрдән булып агломерацияләрне төбәк икътисадының төп үсеш нокталары буларак билгеләдек. Агломерация алымнары 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясе кысаларында беркетелде. Үзләренең йогынты зоналары булган өч агломерация шулай билгеләнде: Казан, Кама һәм Әлмәт», – диде Миңнеханов.

Бу өч агломерациядә, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе, 3 миллионнан артык кеше яши, ә бу республика халкының 77 процентын тәшкил итә. Бу территорияләргә Татарстанның тулаем төбәк продуктының 85 проценты туры килә.

Муниципальара хезмәттәшлекне тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен 2022 елда республика Татарстан Пространстволы планлаштыру институтын булдырды. Институтның төп бурычларыннан берсе - агломерацияләрне үстерү буенча мастер-планнар эшләү.

«Институт Казан агломерациясенең мастер-планы буенча эшне төгәлләде инде, аның кысаларында Казанны һәм аның перифериясендәге муниципаль районнарны баланслы төзү, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү, экология мәсьәләләре каралды. Бүген республика торагының 70 проценттан артыгы Казан агломерациясендә генә төзелә. Агымдагы елда институт Кама агломерациясенең мастер-планын эшләүне төгәлли. Киләсе этап – Әлмәт агломерациясе», - дип өстәде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасы кысаларында 2024 елда Россия буенча Агломерацияләр һәм зур шәһәрләр өчен 200 мастер-план эшләү йөкләнгән.

«Әлбәттә, без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга, эшләнмәләрне таратырга һәм төбәкләргә бу эшләрдә ярдәм итәргә әзер», - дип йомгаклады республика җитәкчесе.