Юрист 2025 елда отпуск алу өчен отышлы айлар турында белдерде
2025 елда отпускка кайчан чыгу отышлырак дигән мәсьәләне хәл иткәндә, айның эш көннәре санына игътибар итәргә кирәк. Алар никадәр күбрәк булса, отпуск түләүләре шулкадәр күбрәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»га юрист, хезмәт хокукы буенча hh.ru эксперты Ольга Владимирова хәбәр итте.
«2025 елда эш көннәренең иң күбе июль һәм октябрь айларында булачак (23 эш көне). Шулай ук апрель, сентябрь һәм декабрь айларында ял алу отышлы (22 эш көне). Ә менә эш көннәре саны гыйнварда иң азы булачак (барлыгы 17)», - диде ул.
Владимирова сүзләренчә, ял көннәрен саклап калу өчен отпускны ял һәм бәйрәмнәргә кушу отышлы. Мисал өчен, 2025 елның 9 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр ял алсак, ял 15 календарь көн дәвам итәчәк — 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 12 гыйнварына кадәр, ә отпускның бары тик ике көне сарыф ителәчәк.
«Әмма бу отпуск түләүләрен алганда бөтенләй отышлы түгел. Шул рәвешле, хезмәткәргә аның өчен ял көннәрен экономияләүме яки зур суммада акча алу мөһимме икәне турында карар кабул итәргә кирәк», – дип билгеләде Владимирова.