Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле каракалпак телендә күрсәтеләчәк
Казанда үткәреләчәк «Казанда Көнчыгыш базары» фестивалендә Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле каракалпак телендә күрсәтеләчәк. Бу турыда журналистлар белән очрашуда фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов хәбәр итте.
«Узган елдан башлап фестиваль кысаларында фестивальдә катнашкан берәр дәүләтне яки төбәкне презентацияләргә, дигән карар кылган идек. Былтыр Башкортстанның сәнгатькәрләре концерты үткән иде. Быел Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасы мәдәнияте көннәре була. 26 ноябрьдә Каракалпакстан концерт тәкъдим итсә, 27 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институты залында Каракалпакстанның яшь тамашачы театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Диләфрүзгә дүрт кияү» дигән уникаль спектаклен куячак», – диде ул.
Спектакль каракалпак телендә барачак.
«Гомумән, Каракалпакстаннан бик зур делегация каршыларга җыенабыз. Аларның Мәдәният министрлыклары, Генераль консулстволары белән даими элемтәдә торабыз. Шулай ук бу республика рәссамнарының халык-сәнгать кәсебе күргәзмәсен оештырабыз. Күргәзмә фестивальнең ачылышында Казан Ратушасында эшләячәк. Әлеге вакытта әзерлек эшләре гөрли. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның, Мәдәният министрлыгының һәм федераль структураларның – Тышкы эшләр министрлыгының ярдәмен тоябыз», – ди Рифат Фәттахов.
Тулаем алганда, «Казанда Көнчыгыш базары» дип аталган фестиваль чараларында 33 илдән вәкилләр катнашуы көтелә.