ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Jadidfest фестивале программасы билгеле булды

0

«Jadidfest. Буыннар» фестивале быел Татарстан Милли китапханәсендә 23-24 ноябрьдә була. Фестивальнең программасы һәм көн тәртибе белән оештыручыларның берсе, журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов таныштырды.

«Иҗади экспериментлар мәйданы, ачышлар һәм шәһәрчеләр фестивале үз эшен башлый. Быел Jadidfest буыннар темасына багышланган. Заманча татар мәдәнияте никадәр дәрәҗәдә элеккеге буыннар тәҗрибәсенә нигезләнгән? Үткән буыннарны без инкяр итә алабызмы? Мирасны заманчалаштыру яисә музейда калдыру дөресрәкме? Бу сорауларга җавапларны театр, музыка, сәнгать, күргәзмә, китаплар ярдәмендә табарга тырышырбыз» – диелгән хәбәрдә.

«Jadidfest» фестивале программасы:

23 ноябрь

  • 12:00-20:00. Фойе. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе.
  • 12:00 Каһвә-пойнт, икенче кат. Буыннар күргәзмәсе.
  • 13:30 Урам уеннары.
  • 15:00 Конференц-зал: акрын уку һәм фикер алышу. Ризаэтдин Фәхретдиннең «Тәрбияле бала»сы турында Айгөл Тимер, Лилия Галиәхмәтова, Рәмзия Галимова, Чулпан Галиәхмәтова, Динара Әхмәт сөйләшә.
  • 16:30 Күргәзмә залы. Нәсел микрофоны: стендап – буыннар буйлап сәяхәт. Ерак бабалар һәм үсмер балалар безнең турыда шаярта.
  • 18:00 Конференц-зал. «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль. Теркәлү буенча.

24 ноябрь

  • 12:00-20:00. Фойе. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе.
  • 12:00 Каһвә-пойнт, икенче кат. Буыннар күргәзмәсе.
  • 12:00 Конференц-зал. Видео-проект. 100 татар шигыре, 1924-2024.
  • 13:00. Күргәзмә залы. Лекторий.
  • 13:00 «Ясалма фәһем (интеллект) һәм гаилә: ChatGPT кебек технологияләр өй тормышын ничек үзгәртә?». Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
  • 14:00 «Акъәби безгә нәрсәне васыять итә?» (Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча). Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе.
  • 15:00 «Төркиядә табылган татар эзләре: дин әһелләренең мөһаҗирлектәге дәвамчылары». Айзирәк Гәрәева-Акчура, язучы, журналист.
  • 16:00 Ачык сөйләшү: «Югалган көндәлек гадәтләр». Гыйләҗевлар, Лероннар.
  • 17:00 Каһвә-пойнт, икенче кат. Комикслар җыентыгын тәкъдим итү һәм тарату.
  • 18:00 Конференц-зал. Концерт. Милли музыка оркестры солистлары. Композиторлар: Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Шамил Шәрифуллин, Бату Мөлеков, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов.