Алабугада һәм Спас районы җирлекләренең бер өлеше туристлык җыемы кертергә тели
Алабугада һәм Спас районының өч җирлегендә (Полянск, Приволжск һәм Трехозерск), Болгардагы кебек үк, Казан үрнәгендә туристлык салымы кертергә планлаштыралар. Бу карарлар проектлары хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Җыем ставкасын акрынлап арттыру көтелә (Татарстан башкаласындагы кебек). Карарлар кабул ителгән очракта 2025 елда ул кунакханәдә яшәү бәясенең 1 проценты күләмендә булачак, 2026 елда 2 процент, 2027 елда 3 процент, 2028 елда 4 процент, ә 2029 елда 5 процент.
Шул ук вакытта Алабугада балигъ булмаганнарны һәм Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә яшәү яки тору урыны буенча теркәлгән затларны туристлык җыеннарыннан азат итәргә җыеналар.
12 июльдә, РФ Президенты Владимир Путин муниципаль хакимиятләргә туристлык салымын билгеләргә рөхсәт итә торган законга имза куйган иде. 2025 елдан 2029 елга кадәр җыемның максималь рөхсәт ителгән ставкасы ел саен 1 процент пунктына артачак.