ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Сергей Лавров: Татарстан хакимияте Кытай белән багланышлар өчен күп эш башкара

0

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумында катнашучыларга сәламләү юллады. Аны Russia China Expo күргәзмәсе ачылышында укыдылар, дип яза «Татар-информ».

«Татарстан җитәкчелегенең Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү өчен күп эш башкаруын канәгәтьлек белән белдерәм. Кытай шәһәрләре һәм провинцияләре белән күп кенә партнерлык килешүләре гамәлдә, күпсанлы уртак проектлар гамәлгә ашырыла, гуманитар алмашулар алга бара», - диелә Лавров мөрәҗәгатендә.

Аның сүзләренчә, «Идел-Янцзы» форматындагы Төбәкара хезмәттәшлек советы да үзен яхшы яктан күрсәтте, ул Идел буе федераль округы субъектларын һәм Янцзы елгасының югары, урта агымын берләштерә.

«Агымдагы елда без Россия-Кытай дипломатик мөнәсәбәтләренең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу әһәмиятле көнгә Мәскәү һәм Пекин стратегик партнерлыкның иң югары дәрәҗәсе белән килде. Безнең үзара файдалы хезмәттәшлегебез, гаделрәк күпполяр дөнья тәртибен формалаштыруга ярдәм итеп, барлык юнәлешләр буенча тирәнәя бара», - диелә сәламләүдә.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы 13-15 ноябрьдә уза. «Казан Экспо» төп мәйданчык була. Анда 10 меңнән артык кеше катнаша.