Минзәлия Закирова «Туган тел фестивале»ндә: Балалар бакчасында алган белем гомерлек
Казанда «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында бишенче тапкыр республикакүләм «Туган тел фестивале» узды. Чарада республикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар катнашты.
«Туган тел фестивале» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова фестивальдә катнашырга теләүчеләр күп булуын ассызыклады. «Безнең республикада эшләүче тәрбияче, укытучыларыбыз туган тел үсеше өчен шулкадәр җанын биреп тора. Фидакарь хезмәтегез, актив булуыгыз өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Балалар язмышы өлкәннәр кулында. Без нәрсә өйрәтсәк, алар шуны беләчәк. Балалар бакчаларында алган белем гомер буе саклана», - дип сөйләде ул.
КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Фираз Харисов шулай ук фестивальнең мөһимлеген әйтте. «Туган телне балалар бакчасы, мәктәп өйрәтергә тиеш, диләр. Алай түгел. Әлбәттә, нигезен без гаиләдә салырга тиеш. Аннан соң җитди этап – балалар бакчасы. Сез монда килгәнсез икән, димәк, белем алуга ихтыяҗ зур. Татарстанда өйрәнергә мөмкинлек бар, минемчә, башка төбәкләрдә болай булганы юк», – диде ул.
Фестивальнең төп оештыручысы, «Бала-Сити» халыкара мәктәбен һәм балалар бакчаларына нигез салучы Альбина Насыйрова катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.
«Сездән еракта булсам да, күңелем, җаным белән мин сезнең белән. «Туган тел фестивале» гади генә конференция дә, бәйрәм дә түгел. Ул чын мәгънәсендә, инициативалы, җан атып йөрүче, креатив тәрбияче-укытучыларның бергә күрешү, очрашу чарасы. Фестивальдә алынган яңа идеяләр, проектлар сезгә илһам өстәсен иде. Туган телебезне, татар мәдәниятен бергә үстерик», – диде ул.
Фестиваль кысаларында әйдәп баручы белгечләр осталык дәресләре үткәрде. Укытучылар, тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнде, татар телендә алып барырга мөмкин булган проектлар белән танышты. Оештыручылар сүзләренчә, тыңлаучы буларак, бишенче фестивальдә 120 кеше катнашкан.