Аксубайда туган якны өйрәнү музеена нигез салучы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды
Аксубайда туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Василий Волков хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Тантаналы чарада район үзәге, район хакимияте оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре, район мәдәният, үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре, яшьләр хәрәкәте активистлары катнашты.
Чарада Василий Волковның улы Петр Волков та катнашты. Ул музейга нигез салучы әтисенең күпьеллык тикшеренү хезмәте нәтиҗәсе булган «Край родимый, Аксубай» китабын тәкъдим итте.
«Бүгенге чараның әһәмияте бәяләп бетергесез. Киләчәкне үткәннәрсез төзергә ярамый. Үткәндәге белем һәм тәҗрибә аның өчен нигез булып тора. Без үткәнгә нигез салучыларны хөрмәтлибез, бүгенге вакыйга шуның бер мисалы. Бу аксубайлыларның киләчәк буыннары өчен бик мөһим», – диде истәлек тактасын ачып, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.
Музей директоры Наталия Куштукова чарада катнашучыларны туган якны өйрәнүче һәм архивчы, тикшеренүче, атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Иванович Волковның тормыш һәм эшчәнлек юлы белән таныштырды. Ул өч дистә елдан артык вакыт эчендә музей фондын бөртекләп тулыландырулары турында да сөйләде.
«Без сезне районыбызның бай тарихы белән танышу өчен музейга килергә чакырып калабыз. Анда һәр экспонатта – аңа нигез салган һәм аны булдыруда ярдәм иткән кешеләрнең зур тырышлыгы чагыл»а, – диде музей директоры Наталия Куштукова.