Татарстан халкы ярминкәләрдә 642 млн сумга авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырган вакытта шәһәр халкы 641,9 млн сумга авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алган. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә Казан, Кама Аланы, Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә уза. Халык мәйданчыкларда Татарстан районнарыннан агрохолдинглар, җирле фермерлар алып килгән продукция сатып ала. Товарлар үтемле бәядән тәкъдим ителә.
Сигез атна эчендә Татарстан халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 5 мең тоннадан күбрәк яшелчә, аерым алганда, 3,2 мең тонна бәрәңге, 135,7 тонна сөт, 376,7 тонна шикәр, 1,5 мең тавык йомыркасы һәм 624,3 тонна ит сатып алган.
Ярминкәләр узган көннәрдә продукция алып килү өчен 7662 берәмлек транспорт кулланылган.
Министрлыкта искәртүләренчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.